news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы - төрек шәһәре Кастамону

Төрки дөньяда 2018 ел – төрки халыкларның күренекле шәхесләре - Гара Гәрәев, Магҗан Җумабаев һәм Чыңгыз Айтматовны искә алу елы.

(Истанбул, 6 декабрь, “Татар-инофрм”, Рушания Алтай). Кичә Казакъстанның Төркестан каласында уздырылган ТӨРКСОЙ Халыкара төрки мәдәният оешмасы Даими шурасының XXXV утырышында 2018 ел - тууына 100 ел тулу уңаеннан азербайҗанлы композитор Гара Гараевны, тууына 125 ел булу уңаеннан казакъстанлы композитор Магҗан Җумабаевны һәм тууына 90 ел тулу мөнәсәбәте белән халыкара танылган кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовны искә алу елы игълан ителде. Шулай ук утырыш кысаларында 2018 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп Төркиянең Кастамону шәһәре сайланды. Бу уңайдан тантаналы шартларда Кастамону шәһәре мэры һәм Кастамону губернаторына “Төрки дөньясы мәдәният башкаласы” символы бүләк ителде.

Мәгълүмат өчен: Кастамону - Төркиянең Кара диңгез буена урнашкан борынгы шәһәрләренең берсе. Анда, 2016 елгы халык санын исәпләү мәгълүматларына караганда, 114 мең кеше яши. “Әүлияләр каласы” дип танылган Кастамону тарихи ныгытмалары, “Атабай”, “Нәсруллаһ” дип аталган мәчетләре, шәех Шабан Вәли һәм Янык Солтан төрбәләре, сәгать манаралары кебек ислам-төрки мәдәниятенә кагылышлы күпсанлы борынгы әсәрләре белән дан тота. Туристларның игътибарын Кастамонуның берсеннән-берсе тәмле ризыклары, бигрәк тә хәлвә төрләре җәлеп итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100