news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда Россиядә "Атказанган журналист" исеме гамәлгә куелырга мөмкин

Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев "каләм әһелләренең ничек бүләкләнәчәген" билгеләргә кирәклеген әйтте.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел Россиядә “Атказанган журналист” исеме пәйда булырга мөмкин. Бу хакта "Говорит Москва" радиостанциясенә Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев сөйләгән. Ул бу идеяне РФ Президенты Владимир Путинның Россия Гаммәви мәгълүмат чаралары һәм агентлыклары җитәкчеләре белән очрашуда тәкъдим итккән иде, дип яза ТАСС.

Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев “кешеләрнең ничек бүләкләнәчәген” билгеләргә кирәклеген әйтте.

РФ Президенты Владимир Путинның Россия Гаммәви мәгълүмат чаралары һәм мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре белән очрашуы 11 гыйнварда узды. Анда Путин Россиядә “атказанган журналист” исемен гамәлгә кую буенча йөкләмә бирәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100