news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда Россиядә 100 сумнан кыйммәтрәк бәяле даруларга тамга суга башлаячаклар

Препаратларның кабына махсус билгеләр төшереләчәк, аларны самартфоннар ярдәмендә күреп булачак.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). 2018 елда Россия даруханәләрендә 100 сумнан кыйммәтрәк торган препаратларга тамга суга башлаячаклар. Бу хакта РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдерде, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

«Хәзерге вакытта шул хакта фикер алышулар бара, 2018 елда даруларның күбесенә тамга сугачаклар. 50 сумнан арзанрак торган даруларга 2019 елның беренче кварталында чират җитәчәк», - дип ачыклык кертте Скворцова.

Биредә сүз препаратларның кабындагы махсус билгеләр турында бара, аларны самртфоннар ярдәмендә күреп булачак. Алар буенча легаль булмаган даруларны «яраксызга чыгару», шулай ук аларны кайда сатуларын ачыклау мөмкинлеге туачак. Киләчәктә препаратның бәясе арттырылмаганмы икәнлеген дә белеп булачак.

Иң элек иң кыйммәтле даруларга, ә 2019 ел башында арзаннарына да тамга суга башлаячаклар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100