news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда пенсия күләме билгеле булды

2019 һәм 2020 елларда пенсияләрне дүрт процентка индексацияләргә ниятлиләр.

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Эшләмәүче гражданнарның пенсияләрен киләсе елга 1 февральдән 3,8 процентка индексацияләргә уйлыйлар. Пенсия баллының бәясе 78,58дән 81,57 сумга кадәр үсәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының 2018 һәм план буенча 2019-2020 елларга төп бюджет параметрларында язылган. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Россия Пенсия фондына 8,4 триллион керем булыр дип көтелә. Аларның 3,5 триллион бюджетара трансфертлар тәшкил итә. Шул ук вакытта мәҗбүри пенсия иминияте кереме 6,8 триллион була. Аның 4,7 триллионын иминият взнослары, тагын 2,1 триллионын федераль бюджет тупларга тиеш.

Алдагы елларга күз салсак, 2019 һәм 2020 елларда пенсияләрне дүрт процентка индексацияләргә ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100