news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда милеккә салымны 1 октябрьгә кадәр түләү гамәлгә кертелә

Үзгәреш кертүне муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре сораган.

2018 елда милеккә салымны 1 октябрьгә кадәр түләү гамәлгә кертелә
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда физик затларның милкенә салымны 1 октябрьгә кадәр түләү гамәлгә кертелергә тиеш. Бу хакта бүген Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Россия Дәүләт Думасының көзге сессиядә канун чыгару эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов белдерде.

Искәртеп үтик, хәзерге вакытта гражданнар салымны 1 декабрьгә кадәр түләргә тиеш. Дәүләт Думасында салымны 1 октябрьгә кадәр җыеп бетерүгә кагылышлы канун әзерләнә. Депутат әйтүенчә, үзгәреш кертүне, ягъни яңадан 1 октябрьгә кадәр булган срокка кайтуны муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре сораган.

"Яңа елга кадәр вакыт аз кала, муниципаллар салымны бюджетка кертеп калырга җитешми. Ул вакытта контракт, конкурслар һәм башкалар. Без аларны бик авыр хәлгә куябыз. Шуңа күрә салымны 1 октябрьгә кадәр түләү турында канун проекты керттем. Инициатива хупланды, шул исәптән Хөкүмәт тарафыннан да", – дип белдерде Илдар Гыйльметдинов.

Аның сүзләренә караганда, салым түләү срокларын күчерү турында канун 2018 елның җәендә кабул ителергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100