Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2018 елда миграция исәбенә 24 процентка күбрәк чит ил гражданы куелган
Миграция исәбенә куелганнарның төп өлеше Үзбәкстанга – 96 мең һәм Таҗикстанга – 33,5 мең туры килә.
(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 2018 елда миграция исәбенә, аннан алдагы елга караганда, 24 процентка күбрәк – якынча 350 мең чит ил гражданы куелган. Бүген бу хакта “Яшьләр мохитендә конфликтлы хәлләрне кисәтү һәм булдырмау механизмнары. Россия һәм Үзәк Азия тәҗрибәсе” түгәрәк өстәлендә Татарстан Республикасы халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов әйтте.
“2018 елда миграция исәбенә якынча 350 мең чит ил гражданы куелган. Бу күрсәткеч аннан алдагы елга караганда 24 процентка күбрәк. Татарстан республикада торучы чит ил гражданнары саны буенча Идел буе федераль округында алдынгы урыннарны – гомуми санның 20 процентыннан күбрәк урынны – били. Миграция исәбенә куелганнарның төп өлеше Үзбәкстанга – 96 мең һәм Таҗикстанга – 33,5 мең туры килә”, - диде ул.
“Миграция мәсьәләләре турында фикер алышу максатыннан без квартал саен түгәрәк өстәлләр үткәрәбез. Утырышларда 10нан артык Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Ассамблеянең милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре һәм яшь лидерлары катнаша. Түгәрәк өстәл форматындагы очрашулар һәркем өчен дә файдалы, чөнки күпчелек четерекле мәсьәләләр шунда ук оператив рәвештә һәм диалог формасында хәл ителә”, - диде Ирек Шәрипов.
Татарстанда 173 милләт, шуларның сигезе 10 меңнән артык кешене колачлый. “Ел саен күпмилләтле республика халкы структурасының акрынлап үзгәрүе күзәтелә. Милли күптөрлелек зур шәһәрләрдә генә түгел, барлык муниципаль районнарда да гадәти күренеш булып тора. Бу күп очракта эш һәм яшәү шартлары белән җәлеп итүче республиканың уңышлы социаль-икътисади үсеше белән бәйле”, - диде Ирек Шәрипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз