news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда мөфтият тарафыннан яшьләр өчен 13 проект гамәлгә ашырылды

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең иң нәтиҗәле яшьләр мәйданчыкларының берсе булып, Мөселман яшьләре форумы тора.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). 2018 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан яшьләр өчен 13 проект гамәлгә ашырылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Иң нәтиҗәле яшьләр мәйданчыкларының берсе булып, Мөселман яшьләре форумы тора. Мәгълүмати-белем бирү һәм фикер алышу проекты яшьләргә үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеген булдыра. Форум  традицион рәвештә февраль һәм июль айларында Болгарда уздырыла.

Ел саен үткәрелә торган «Яшь вәгазьче» республика конкурсы иң сәләтле, тырыш һәм белемгә омтылышлары зур булган яшьләрне ачыкларга һәм киләчәктә аларның потенциалларын файдаланырга мөмкинлек бирә.

Мөселман фикер алышу клубы һәм Мөслимәләр мәктәбе дә яшьләр проектлары булып тора. Алар 2016 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бу – актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу мәйданчыклары. Биредә һәркем үз фикерен әйтә һәм башкаларның ни уйлаганын ишетә ала. Узып баручы елда яшь мөселманнарны әлеге клубларның 70-тән артык утырышларына җыюга ирешелде.

Актив тормыш рәвешен пропагандалау – ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең аерылыгысыз өлеше. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Кубокка Бөтенроссия турниры һәм ТР спорт министрлыгы һәм Татарстанның билбау көрәше федерациясе белән берлектә оештырылган Мәрҗанинең 200-еллыгына багышланган билбау көрәше буенча Халыкара турнир кебек спорт чаралары яшь мөселманнар арасында аеруча популярлык казанды.

Моннан тыш, сәламәт яшәү рәвеше үрнәген шулай ук быел беренче тапкыр массакүләм төстә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергәлектә “Хезмәткә һәм саклануга әзер” (ГТО) Бөтенроссия физик тәрбия-спорт комплексы сынаулары нормативларын тапшыру буенча чараларда катнашкан Татарстан имамнары күрсәтте.

Шулай ук, яшь мөселманнар ел дәвамында социаль-хәйриячелек эшчәнлегендә дә теләп катнашты. Мисал өчен, “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясенә казанлылар гына түгел, Татарстан районнарында яшәүчеләр дә кушылды. Аның нәтиҗәләре буенча барлыгы 11,8 тонна күләмендә макулатура җыелды. Акция кысаларында җыелган акча матди ярдәм сыйфатында «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларны дәвалау өчен тапшырылды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең аеруча мөһим юнәлеше булып мөселман волонтерлары хәрәкәтен үстерү тора. Хәзерге вакытта республика мөфтиятенең волонтерлар базасында барлыгы 900ләп кеше теркәлгән. Аларның яше – 14тән алып 80гә кадәр. Волонтерлар ел саен, башка чаралар белән беррәттән, традицион Республика ифтарын оештыру һәм уздыруда, мохтаҗларга гошер сәдакасын җыеп таратуда катнаша.

Моннан тыш, дини уку йортларында белем алучы шәкертләрне яхшы укырга этәрү, сәләтле егетләрне һәм кызларны ачыклау, аларны Татарстанда киләчәк һөнәри эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан, иң яхшы 9 студентка Татарстан мөфтиенең махсус стипендияләре тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100