Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2018 елда кешеләр гомере өзелгән юл һәлакәтләренең күбесе Лаеш районында теркәлгән
Дәүләт автоинспекциясе башлыгы йомгаклау коллегиясендә Татарстанның аварияләр иң еш була торган районнарын атады.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Елена Кривопатре). 2018 елда кешеләр гомере өзелгән юл һәлакәтләренең күбесе Лаеш районында теркәлгән. Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең йомгаклау коллегиясендә ведомство җитәкчесе Ленар Габдрахманов шундый мәгълүматлар китерде.
Республика Дәүләт автоинспекциясе башлыгы үз докладында Татарстанның кешеләр гомере өзелгән аварияләр иң еш була торган районнарын атады.
«Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдәге уңай нәтиҗәләргә дә карамастан, республикада кайбер проблемалы урыннар бар әле. Республиканың ун районында юл-транспорт һәлакәтләренең артуы теркәлгән», - диде идарә башлыгы.
ТР буенча ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Лаеш аварияләр иң еш теркәлә торган район дип табылган. Районда 86 юл һәлакәте булган, аларда 18 кешенең гомере өзелгән. Бер ел эчендә биредә аварияләр саны 40 процентка арткан. Әлеге уңайдан Биектау районы икенче урынны били – биредә теркәлгән 81 юл һәлакәтендә 16 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бу 2017 ел белән чагыштырганда 22 процентка артыграк. Өченче урында – Азнакай районы: 60 авариядә 8 кешенең гомере өзелгән. Бу 2017 елга караганда ике тапкыр артыграк.
«Җиде районда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлгән кешеләр саны буенча Федераль планлаштыру үзәгенең төп күрсәткечләре югарырак. Шул ук вакытта, Питрәч һәм Яңа Чишмә районнарында фаразланган күрсәткечләр соңгы ике ел дәвамында акланмый», - дип искәртте Ленар Габдрахманов.
Идарә башлыгы 17 районда юл һәлакәтләренең кимүен дә билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз