news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда Казаннан Беларусь, Әрмәнстан һәм Грузиягә авиарейслар ачыла

«Бигеш» аэропортыннан Төркиянең Даламан шәһәренә дә авиарейслар ачылыр дип көтелә.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2018 елда Казаннан Беларусь, Әрмәнстан һәм Грузиягә авиарейслар ачу күздә тотыла. Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Ноябрь башында Росавиация Татарстанның «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясенә Казаннан Минскига рейслар ачарга рөхсәт бирде. Хәзер Беларусь Республикасыннан гына рөхсәт аласы калды, диде Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры.

Моннан тыш, 2018 елда «Бигеш» аэропортыннан Төркиянең Даламан шәһәренә дә авиарейслар ачылыр дип көтелә.

«Без географияне тагын да киңәйтүне максат итеп куябыз һәм Татарстанны башка илләр белән яхшырак бәйләргә, ягъни халыкара партнерлар санын сизелерлек арттырырга омтылабыз», - дип искәртте Ленар Сафин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100