news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2018 елда Казанда күпбалалы гаиләләргә 800 җир кишәрлеге бирәчәкләр

Ел башыннан алып күпбалалы гаиләләр Зур Дәрвишләр һәм Колсәет бистәләре янында 543 җир кишәрлеге сайлаган.

2018 елда Казанда күпбалалы гаиләләргә 800 җир кишәрлеге бирәчәкләр
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Казанда агымдагы ел ахырына кадәр күпбалалы гаиләләргә 800 җир кишәрлеге бирәчәкләр. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Ел башыннан алып күпбалалы гаиләләр Зур Дәрвишләр һәм Колсәет бистәләре янында 543 җир кишәрлеге сайлаган. Моннан тыш, бүген Лаеш районының Сокуры һәм Биектау районының Каймар бистәләре янындагы территорияләрне бүлеп бирү дәвам итә. Анда гаиләләр 2,4 мең һәм 2,2 мең участок сайлаган.

Хәзерге вакытта 11 меңгә якын күпбалалы гаилә чиратта тора. Аларның 5088е инде җир кишәрлекләре алган, тагын 5 меңе тиздән алачак.

«Бүгенге көндә 2,4 мең җир кишәрлеге бар, без аларны калган күпбалалы гаиләләргә һәм алдагы чорга исәпкә куелачак гаиләләргә бүлеп бирәчәкбез», - дип искәртте Галәветдинов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot