news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда Казанда 652 янгын очрагы теркәлгән, аларда 34 кешенең гомере өзелгән

Гражданнарны яклау идарәсендә янгыннарны кисәтү эшләре алып бару ярдәмендә киметергә өметләнәләр.

2018 елда Казанда 652 янгын очрагы теркәлгән, аларда 34 кешенең гомере өзелгән
ГУ МЧС России по РТ/архив

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). 2018 елда Казанда 652 янгын очрагы теркәлгән, аларда 34 кешенең гомере өзелгән. Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Шәһәрдә янгыннар саны артты. Аларда 34 кеше һәлак булды», - диде ул.

Докладта китерелгән статистикадан күренгәнчә, Казанда янгыннар саны 544тән – 652гә, аларда һәлак булучылар 29дан 34кә кадәр арткан. Шул ук вакытта, 80нән артык кешене коткарып калганнар, дип искәртте Тимерханов.

Гражданнарны яклау идарәсендә янгыннарны кисәтү эшләре алып бару ярдәмендә киметергә өметләнәләр.

«Быел Казанда янгынга каршы махсус режим кертергә ниятлибез, чөнки һәлак булучылар сизелерлек артты», - дип сүзен йомгаклады Тимерханов.

2018 елда 290га якын кешене Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре коткарган. Тагын 470кә якын зыян күрүчегә җирле коткаручылар ярдәм кулы сузган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100