news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда Казанда 300ләп күпфатирлы йортта капиталь ремонт булачак

Әлеге ремонт якынча 2 миллиард сум тәшкил итәчәк.

(Казан, 12 март, "Татар-информ"). 2018 елда Казанда 296 күпфатирлы йортта капиталь ремонт булачак. Әлеге ремонт 1,92 млрд тәшкил итәчәк. Бу хакта Казан шәһәре башкарма комитеты "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин белдерде.

175 йортта комплекслы ремонт һәм шул исәптән 40 йортта 118 лифт алыштыру да кергән. 

46 йортта бары лифтлар алыштыру гына планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100