news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда Казан зиратларын карауга 1,8 миллион сум бүлеп бирелгән

Зиратларны карауга кар чистарту, чүп түгү һәм авария куркынычы тудырган агачларны кисү керә.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ", Диана Авакян). Казандагы 34 зиратны карау өчен 2018 елда 1,8 миллион сум акча бүленгән. Акча муниципаль бюджеттан бүлеп биреләчәк. Әлеге мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Башкаручы кар чистарту буенча механик һәм кул хезмәтләре күрсәтергә тиеш булачак.

Каты көнкүреш калдыкларын түгү, зиратны һәм клумбаларны чистарту чүп контейнерларының тулуына карап, атнага ике тапкырдан да ким җыештырылмаска тиеш.

Подрядчы, авария куркыныч тудыручы агачларны кисүне гариза килгәннән соң өч көн эчендә кисүне тәэмин итәргә тиеш.

Конкурста катнашу өчен гаризаларны 28 сентябрьгә кадәр бирергә була. Аукцион 1 октябрьдә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100