news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда Казан паркларына рекордлы күләмдәге акча – 1,26 миллиард сум бүлеп бирелгән

Татарстан башкаласында, Фестиваль бульварын һәм «Комсомолец» паркын да кертеп, сигез җәмәгать киңлеген тәртипкә китергәннәр.

2018 елда Казан паркларына рекордлы күләмдәге акча – 1,26 миллиард сум бүлеп бирелгән
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Быел Казанның җәмәгать киңлекләрен тәртипкә китерүгә рекордлы күләмдәге акча – 1,26 миллиард сум бүлеп бирелгән. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«2018 елда Казанның җәмәгать киңлекләрен тәртипкә китерүгә рекордлы күләмдәге акча – 1 миллиард 258 миллион сум бүлеп бирелде. Шуның 150 миллионы – федераль, 1 миллиард 108 миллионы — республика бюджетыннан», - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Игорь Куляжев әйтүенчә, әлеге акчаларга сигез җәмәгать киңлеге (Фестиваль җәяүлеләр бульвары, «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчык, «Комсомолец» паркы, Түбән Кабан күле яр буе һ.б.) төзекләндерелгән.

Узган елда Казанның җәмәгать киңлекләренә – 763 миллион, 2016 һәм 2015 елларда 300әр миллион сум сарыф ителгән. Соңгы елларда Татарстан башкаласында яшел зоналарның гомуми мәйданы 131 гектарга, ягъни 35 процентка арткан.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100