Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
2018 елда Казан Кремле мәйданын җыештыру 19,4 млн сумлык булачак, дип бәяләнгән
Бозлавык вакытында мәйдан - таюга каршылык бирә торган реагентлар һәм ком белән эшкәртелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Диана Авакян). 2018 елда Казан Кремле мәйданын кышын һәм җәен җыештыру 19,4 млн сумлык итеп бәяләнгән. Хезмәт күрсәтү буенча бәйге дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.
Тендерның техник биреме буенча, башкаручы боз чабачак һәм бозлы-карлы урыннарны чистартачак. Бозлавык булганда мәйдан таюга каршылык бирә торган реагентлар һәм ком белән эшкәртелә.
“Әгәр дә кар төнлә яуса, мәйдандагы кар иртәнге 8гә кадәр чистартылып бетәргә, җәяүлеләргә һәм транспортка узу өчен нормаль шартлар тудырылырга тиеш. Көндез исә кар яуганнан соң 30 минут эчендә мәйдан яхшылап чистартыла”, - диелгән документта.
Җәйге эш вакытында мәйданны техника һәм кул көче белән себерү һәм су сибү карала. Җиргә төшкән чүпләрне чистартып тору эш көне дәвамында башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз