news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда инвалид балаларга сабый чактан ярдәмне көчәйтәчәкләр

"Балага никадәр иртәрәк булыша башласаң, шул кадәр яхшырак", - дип белдерде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

2018 елда инвалид балаларга сабый чактан ярдәмне көчәйтәчәкләр
Рамиль Гали

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). 2018 елда Татарстанда инвалид балаларга ярдәм күрсәтү юнәлешендә яңа эш алымнарын булдыру максат итеп куела. «Сүз инвалид балаларны тормышка яраклаштыру өчен бик кечкенә вакыттан – туганнан алып өч яшькәчә ярдәм күрсәтергә тырышу турында бара», - диде Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бүген министрлыкның еллык коллегиясендә.

Татарстанда 15 меңнән артык инвалид бала исәпләнә. «Белгечләр инде 5-7 яшьтә кайбер төр ярдәмнең соңарганын искәртә. Балага никадәр иртәрәк булыша башласаң, шулкадәр яхшырак. Шуңа күрә быел без республиканың һәр районында иртә ярдәм итү кабинетларын булдырырга планлаштырабыз. Кемгәдер медицина ярдәме, кемгәдер тернәкләндерү таләп ителә. Боларны мөмкин кадәр бала кечкенә вакытта ачыкларга кирәк. Быел без социаль өлкә һәм сәламәтлек саклау органнары хезмәткәрләре бергәләп, шушы юнәлештә эшләячәкбез. Уртак мәгълүмати база булдырачакбыз», - дип белдерде министр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100