Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
2018 елда ихтыяҗ зур булган белгечләр исемлеге билгеле
Хезмәт күрсәтү өлкәсен дә кертеп, эшче һөнәрләргә ихтыяҗ арткан.
(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). 2018 елда иң күп таләп ителгән һөнәрләр исемлегендә сатучылар, эшче һөнәр вәкилләре һәм IT-өлкә хезмәткәрләре бар. Бу хакта HeadHunter сервисы тикшеренүләренә сылтама белән “Российская газета” яза.
Эш бирүчеләр тәкъдим иткән вакансияләрнең өчтән бере сәүдә өлкәсенә туры килгән. Хезмәт күрсәтү өлкәсен дә кертеп, эшче һөнәрләр белән бәйле тәкъдимнәр саны 13 процентка арткан. Әлеге категория буенча ихтыяҗ икенче урынга чыккан.
Шул ук вакытта айтишниклар өченче баскычка төшкән. Әлеге өлкәдәге күп кенә вакансияләр квалификациясе җитәрлек булмаган белгечләр аркасында ачык тора.
Хезмәт күрсәтү өлкәсе белән бәйле вакансияләр саны үсеше зур шәһәрләрдә халык саны арту белән бәйле. 2018 елда банк һәм иминият оешмалары белгечләренә сорау кимегән.
Бер ел эчендә эш эзләү буенча көндәшлек кимегән. Бер вакансиягә туры килүче резюмелар саны хәзер 5,7гә тигез. 2017 елның декабрендә исә 6,4 булган. Иң югары күрсәткеч 2015 елда (6,9) теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз