news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда Дагыстанда Сабан туе уздыру тәкъдим ителде

Әлеге җирлектә яшәүче татарларның "Туган тел" оешмасы 1 еллыгын билгеләп үтте.

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Узган җомгада Дагыстан татарларының “Туган тел” җәмгыяте үзенең 1 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәм табыны татар милли ашларыннан сыгылып торды, кич буе татарча җырлар яңгырады, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Дагыстан татарлары җәмгыяте җитәкчесе Эльмира Кадыйрова.

Аның сүзләренчә, ел дәвамында милли чаралар уздыруда Бөтендөнья татар конгрессы оешмага зур ярдәм күрсәткән.

Татарларны тәбрикләргә килгән Дагыстан Республикасының милли сәясәт министры Татьяна Гамалей “Туган тел” оешмасының мөһимлеген ассызыклап: “Татарлар — Россиядә яшәүче халыклар арасында сан ягыннан икенче урында тора. Илдә исә төрки халыклардан иң күбе — татарлар. Безнең тугандаш халыклар республикасында татар халкының лаеклы урын тотуы, милләтара мөнәсәбәтләр һәм мәдәниара багланышлар үсешенә өлеш кертүләре сөендерә”, - дип бәяли татарларны. Шулай ук министр татар мәдәниятен үстерүгә, бердәм проектларны гамәлгә ашырырга вәгъдә биргән.

Махачкала мэры Муса Мусаев исеменнән аның беренче урынбасары Габделмумин Ибраһимов чыгыш ясаган. Бәйрәм белән котлап, ул Дагыстан халкының башка милләт вәкилләренә, аларның мәдәнитяе, теле белән кызыксынуларын, шул исәптән татарларга да игътибар бирүләрен билгеләп үткән.

Бөтендөнья татар конгрессының контроль-ревизия комиссиясе җитәкчесе Әнвәр Алмаев 2018 елда Дагыстанда Сабан туен оештырырга тәкъдим иткән.

“Бәйрәм чарасы Сабан туеннан ким булмады. Әстерханнан килгән Ренат Бахмудов катнашында концерт программасы тәкъдим ителде. “Креатив” балалар студиясенә йөрүчеләр дә чыгыш ясады”, - диде Эльмира Кадыйрова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100