news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2018 елда чүп-чар яндыру заводын өстенлекле инвестпроектлар исәбенә керттеләр

Татарстан Яшел Үзән районында калдыкларны юкка чыгару буенча заводны «АГК-2» компаниясе төзиячәк.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2018 елда чүп-чар заводын өстенлекле инвестпроектлар исәбенә керткән. ТР Инвестицион меморандум Татарстан Икътисад министрлыгы сайтына урнаштырылган.

Меморандум 2018 елда 1 трлн сумнан артык бәягә 200дән артык инвестицион проектны билгели.

Исемлеккә “каты коммуналь калдыкларны термик зарарсызландыру заводы” төзелеше кертелгән. Татарстан Яшел Үзән районында калдыкларны юкка чыгару буенча заводны «АГК-2» компаниясе төзиячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot