news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2018 елда бюджет хезмәткәрләренең эш хакын арттыруга 300 миллиард сум акча бүленәчәк

РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин «Бердәм Россия» съездында ясаган чыгышында шул хакта хәбәр итте.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). 2018 елда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга 300 миллиард сумга якын акча бүленәчәк, дип белдерде РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин «Бердәм Россия» съездында ясаган чыгышында. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Киләсе елда федераль һәм төбәк казнасыннан бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга 300 миллиард сумга якын акча бүлеп биреләчәк. 300 миллиард – ул бик зур сумма», – диде Максим Топилин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot