news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда бурычлары аркасында 176 татарстанлы чит илгә чыга алмаган

Бурычларны кире кайтаруның киң таралган ысулы, әҗәте булган кешенең исәп-хисап счетыннан акчаны алып бару, диде Игорь Безуевский.

2018 елда бурычлары аркасында 176 татарстанлы чит илгә чыга алмаган
пресс-служба УФССП России по РТ

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Елена Сәләхова). 2018 елда Татарстанда яшәүче 176 мең кеше бурычлары аркасында чит илгә чыга алмаган. Бу хакта Татарстан буенча Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең йомгаклау коллегиясендә республиканың баш суд приставы Игорь Безуевский әйтте.

"Узган елда бурычларны кайтару чаралары көчәйтелде. Иң киң таралган ысул – исәп-хисап счетларыннан акчаларны алып бару. Бер ел эчендә суд приставлары әҗәтле кешеләрнең исәп-хисап счетларыннан бурычларны алу турында өч миллион артык карар чыгарды", - диде Игорь Безуевский.

2018 елда 220 мең әҗәтле үз милекләре белән куллана алмаган. Тагын ике мең кешегә машина йөртү хокукын чикләгәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100