Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2018 елда Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көннәре расланды
Йомгаклау имтиханнары өч этапта уза – вакытыннан алда, төп һәм өстәмә вакытта үтәчәк.
(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханы, Дәүләт чыгарылыш имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханын уздыру көннәре расланды. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Традицион йомгаклау имтиханнары өч этапта уза. Сынауны вакытыннан алда, төп һәм өстәмә вакытта (сентябрьдә) тапшырып булачак.
Вакытыннан алда уза торган Бердәм дәүләт итиханы киләсе елда 21 марттан – 11 апрельгә, төп имтихан 28 майдан – 2 июльгә, ә өстәмә булганы 4-15 сентябрьгә кадәр узачак.
9 нчы сыйныфлар өчен Төп дәүләт имтиханы шулай ук өч этапта – вакытыннан алда ( 20 апрельдән – 8 майга кадәр), төп (25 майдан – 29 июньгә кадәр) һәм өстәмә вакытта (4-22 сентябрьгә кадәр) узачак.
Шулай ук барлык предметлар буенча имтиханнарга өстәмә резерв көннәр каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз