Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2018 елда банклар Түбән Кама эшмәкәрләренә 2 миллиард сумга якын кредит биргән
Бүгенге көндә эшмәкәрләрдән 8 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән һәм аларга җаваплар бирелгән.
(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге 2018 елда банклар белән ни рәвешле хезмәттәшлек итүе турында хисап тотты. Мәгълүматлардан күренгәнчә, узган ел АСИҮТ резидентлары һәм башка бизнесменнар 2 млрд сумга якын кредит алганнар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Әлеге эшләр муниципаль район җитәкчелеге һәм "Ак Барс", ВТБ, Саклык банкы, Россельхозбанк, лизинг компанияләре, Татарстан Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды арасында имзаланган килешүләр нигезендә башкарылган. Бу документлар банк һәм бизнесменнарның үзара хезмәттәшлеген тәэмин итүгә нигез булган.
"Түбән Кама районында ВТБ белән аерым мөнәсәбәтләр урнашты: эшмәкәрләргә кредитларның зур өлешен нәкъ менә шул банк бирде, - ди Түбән Кама белгечләре. - Кече һәм урта бизнес вәкилләре белән Татарстан Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды да актив эшли: узган ел ул 15 млн сумлык җиде кредит биргән".
Билгеле булганча, эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге Түбән Камада 2016 елда ачылды. Бирегә һәр эшмәкәр үз проблемасы белән мөрәҗәгать итеп, ярдәм алырга мөмкин. Хәзер биредә 24 белгеч эшли, алар 170 төр хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә эшмәкәрләрдән 8 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән һәм аларга җаваплар бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз