news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2018 елда балалар лагерьлары Роспотребнадзор рөхсәте белән генә ачылачак

Идарә тармагы балалар ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләре өчен санитар-эпидемиология нәтиҗәсен бирү вәкаләтенә ия.

(Казань, 9 август, “Татар-информ”). 2018 елда балалар лагерьлары санитар-эпидемиология нәтиҗәсе булганда гына ачылачак. Бу хакта чәршәмбе көнне журналистларга Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова җиткергән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Роспотребнадзор балалар ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләре өчен санитар-эпидемиология нәтиҗәсен бирү вәкаләтенә ия. Тиешле канун үз көченә 10 сентябрьдә керә.

"Балалар ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләре санитар-эпидемиология нәтиҗәсе бирелгәннән соң гына ачылырга мөмкин”, – дип җиткергән Анна Попова. Ул шулай ук Роспотребнадзор үз вәкаләтләрен башкарсын өчен инде канун актларының әзер булуын да әйткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot