news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда бәйрәм көннәре күчереләчәк

Россиянең Хезмәт министрлыгы РФ Хөкүмәтенә 2018 елдагы ял һәм бәйрәм көннәрен күчерү турындагы карар проектын әзерләде.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Ял һәм бәйрәм көннәрен дөрес куллану максатыннан, Россиянең Хезмәт министрлыгы РФ Хөкүмәтенә 2018 елдагы ял һәм бәйрәм көннәрен күчерү турындагы карар пректын әзерләде. Бу хакта “Башинформ” яза.

2018 елда берничә бәйрәм көне ял көннәре белән туры килүне исәпкә алып, Россиянең Хезмәт министрлыгы аларны түбәндәгечә күчерергә тәкъдим итә. Ял көннәренә туры килгән 6 һәм 7 гыйнварны (шимбә һәм якшәмбе), 9 март һәм 2 майга күчерү.

Моннан тыш, әлеге идарә шимбә көннәренә туры килгән 28 апрель, 9 июнь, 29 декабрьне дүшәмбе булган 30 апрель, 11 июнь һәм 31 декабрьгә күчерергә тәкъдим итә.

Шулай итеп, 2018 елда түбәндәгечә ял көннәре булыр дип көтелә:

•2017 елның 30 декабре - 2018 елның 8 гыйнвары;
•23-25 февраль;
•8-11 март;
•29 апрель- 2 май;
•9 май;
•10-12 июнь;
•3-5 ноябрь.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100