Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
2018 елда бәясе кыйммәтләнгән ризыклар исемлеге билгеле
Былтыр башлы суганга, валидолга, азык чөгендеренә, кишергә, суытылган һәм туңдырылган тавыкка да бәяләр тиз арткан.

(Казан, 7 июль, “Татар-информ). Узган ел нәтиҗәләре буенча иң кыйммәтләнгән продуктлар тары ярмасы һәм кәбестә булган. Бу хакта Росстатка сылтама белән РБК яза.
2018 елда тары ярмасы 73,6 процентка, ә кәбестә 72,8 процентка кыйммәтләнгән. Бу инфляция дәрәҗәсеннән 17 тапкырга артык.
Газпромбанкның Икътисади фаразлау үзәге җитәкчесе Дарья Снитко сүзләренчә, тары ярмасына бәя арту бу культураны чәчү мәйданнары кимү белән аңлатыла. Чөнки халык арасында тарыга ихтыяҗ зур түгел.
Кыйммәтләнгән товарлар арасында газ-мотор ягулыгы өченче урында. Ул нефть базарының бәяләр конъюнктурасы шактый арту арту сәбәпле, 30,8 процентка кыйммәтләнгән. Газ-мотор ягулыгы (бензин) чагыштырмача арзан булу сәбәпле, аңа ихтыяҗ арткан.
Шикәр 28,3 һәм йомырка 25,9 процентка кыйммәтләнгән.
Шулай ук башлы суганга, валидолга, азык чөгендеренә, кишергә, суытылган һәм туңдырылган тавыкка да бәяләр тиз арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз