news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда алимент түләүдән качып йөргән 554 ваемсыз ата-ана эзләп табылган

Хәзерге вакытта 20 меңгә якын Татарстан кешесенең алимент буенча бурычы бар.

(Казан, 31 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2018 елның 6 аенда Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә алимент түләттерү турында 30 мең башкарма производство булган. 8078 производство буенча эш тәмамланган. Беренче яртыеллыкта 554 җавапсыз ата-ана эзләп табылган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР буенча суд приставлары хезмәте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Игорь Безуевский хәбәр итте.

Өлешчә түләттерүләрне исәпкә алып, 415 млн сумлык эшләр ябылган. Хәзерге вакытта 20 меңгә якын Татарстан кешесенең алимент буенча бурычы бар. Ел башына гомуми бурыч 3,1 млрд сум күләмендә исәпләнгән. Бүгенге көнгә 22 мең 221 башкарма производство үтәлештә. Шуларның 9177 е кысаларында бурычлыларның хезмәт хакыннан тотып калганнар. Шул рәвешле, 1,2 млрд сумлык бурыч түләттерелгән.

Беренче яртыеллыкта бурычлыларны эзләү буенча 802 эш кузгатылган. 554 ваемсыз, җавапсыз ата-ана эзләп табылган. Әҗәтләрен түләттерү өчен, закон нигезендә чаралар кулланыла. Бу шәхси милеккә арест салу, йолып алу, бурычлыларның эш хакыннан һәм банктагы акчасын тотып калу, күчемле һәм күчемсез милекне теркәүне тыю һәм башкалар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100