news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 ел нәтиҗәләре буенча коррупция киң таралган районнар билгеле

Салават Рәхимов иң коррупцион өлкәләр төзелеш, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсе булуын әйтте.

2018 ел нәтиҗәләре буенча коррупция киң таралган районнар билгеле
архив/Султан Исхаков

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2018 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда коррупцион җинаятьләр күп ачыкланган районнар билгеле. Аларны Татарстан Республикасында коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча комиссия утырышы алдыннан журналистларга Татарстан Президентының Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре идарәсе секторы җитәкчесе Салават Рәхимов атады.

"Иң коррупцион өлкәләр - төзелеш җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсе. Былтыр коррупцион җинаятьләр бигрәк тә Аксубай, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Тәтештә теркәлде", - диде.

"2018 елда 936 тикшерү үткәрелде, 264 закон бозу очраклары ачыкланды. Алар буенча 185 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Хәзерге вакытта прокурорлар 51 кешене административ җаваплылыка тартты. 4 миллион сумга артык штраф салынды", - диде Салават Рәхимов.

"2018 елда хокук саклау органнары 183 ришвәтчелек фактларын ачыклаган, 51е - аеруча зур күләмдә. Ришвәтнең күләмен алсак, 2018 елда 64 млн сум булды", - диде идарә вәкиле. 

Бу минутларда Казан Кремлендә утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100