news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2018 ел дөнья чемпионатына чыгымнар 19,1 миллиард сумга арттырылган

Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм үткәрү программасын тормышка ашыруга гомуми чыгымнар 638 млрд. 842,6 млн. сумны тәшкил итә.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм үткәрү программасын тормышка ашыруга гомуми чыгымнар 638 млрд. 842,6 млн сумны тәшкил итә. 2018 ел дөнья чемпионатына чыгымнар 19,1 млрд. сумга арттырылган. Бу хакта хокук мәгълүматы порталы хәбәр итә, дип яза "Известия".

Хөкүмәт тарафыннан тиешле карар кабул ителгән инде. Шулай итеп, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм үткәрү программасын тормышка ашыруга гомуми чыгымнар 638 млрд. 842,6 млн. сумны тәшкил итә.

«Спорт-Экспресс» хәбәр иткәнчә, 350 млрд. 451,1 млн. сум федераль бюджеттан, 92 млрд. 212,2 млн. сум федерация субъектлары бюджетыннан бүленгән. Тагын 196 млрд. 179,3 млн. сумны юридик затлар бүлеп бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot