news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 ел өчен Татарстанның консолидацияләнгән бюджеты 316 млрд сумнан артачак

Ел йомгаклары буенча республика казнасына 228 млрд сумнан артык акча керәчәк, дип фаразлый Татарстан Финанслар министрлыгы.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Ел ахырына кадәр Татарстанның  2018 ел өчен консолидацияләнгән бюджеты 316,4 млрд сумга кадәр җитәчәк. Бу сумманың зур өлешен яки 273 млрд сумын салым һәм башка түләүләр тәшкил итә.

Бюджет үтәлеше турындагы мәгълүмат ТР Финанслар министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, шулай ук Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсе белән уртак коллегиясендә хәбәр ителде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең беренче вице-премьеры Антон Силуанов катнашты.

Финанслар министрлыгы мәгълүматларына караганда, ел йомгаклары буенча республика бюджетына 228,5 млрд сум керәчәк, ә җирле бюджетка – 44,5 млрд сум.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ел йомгаклары буенча республиканың төп социаль-икътисади күрсәткечләре буенча фаразланган мәгълүматны әйтте. Аның сүзләренчә, тулаем төбәк продукты 101,5% дәрәҗәсендә, ә сәнәгать җитештерү индексы 101,9% тәшкил итәчәк.

Төзелеш эшләре күләме узган ел дәрәҗәсендә көтелә, ә ваклап сату күләме 5,6 процентка артачак. Шул ук вакытта Татарстан территориясендә барлык төрдәге җәлеп ителгән акча 1 трлн сумнан артачак, диде республика лидеры.

Утырыш азагында ул республикага чыгымнарны каплау өчен керемнәрнең уңай динамикасын саклау мөһим булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100