news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 ел башына Дәрвишләр бистәсендә бассейн төзеләчәк

Яңа бассейн һәр көнне 200 бала һәм 400 өлкән кешене кабул итәчәк.

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ"). 2018 ел башына Казанның Дәрвишләр бистәсендә йөзү бассейны төзеләчәк. Әлеге мәгълүмат Татарстан башкаласы Башкарма комитетының спорт һәм физик культура комитеты Instagram-аккаунтында бирелгән.

Яңа бассейнда һәр көнне 200 бала һәм 400 өлкән кеше шөгыльләнә алачак, 160-180 бала йөзәргә бюджет акчасына өйрәнәчәк. 2018-2019 уку елында инде биредә өч тренер җитәкчелегендә дәресләр үткәрелә башларга тиеш.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100