news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2018/19 уку елына йомгаклау иншаларының темалары буенча аңлатмалар чыкты

Йомгаклау иншасы чыгарылыш сыйныфларында 2014/15 уку елында Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсен үтәү йөзеннән кертелде.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Федераль педагогик үлчәмнәр институты 2018/19 уку елына йомгаклау иншаларының ачык темалары юнәлешләре буенча аңлатмалар бастырып чыгарды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йомгаклау иншасы чыгарылыш сыйныфларында 2014/15 уку елында Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсен үтәү йөзеннән кертелде.

Йомгаклау иншасы нәтиҗәләре буенча чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелүе яисә кертелмәве хәл ителә. Шул ук вакытта сәламәтлекләре чикле булган укучылар инша урынына изложение сайларга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot