news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 нче елдан Казан вертолет заводы "МИ-38" транспорт-пассажир вертолетларын сатуга чыгарачак

Быел завод 100 ләп вертолет җитештерәчәк

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүгенге көндә Казан вертолет заводы "МИ-8", "МИ-17", шулай ук “Ансат” җиңел вертолетларын җитештерә. 2016 нчы елда завод МИ-38 яңа транспорт-пассажир вертолеты сериясен җитештереп чыгару эшенә керешергә ниятли. 2017 нче елда алар сатуга куелачак. Бу хакта бүген журналистлар өчен “Россия вертолетлары” холдингына керүче Казан вертолет заводында оештырылган пресс-тур кысаларында узган матбугат конференциясендә Россия вертолетлары холдингы генераль директоры урынбасары – "Казан вертолет заводы" ААҖ генераль директоры Вадим Лигай хәбәр итте.

Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен оештырылган әлеге чара эшче һәм инженер һөнәрләрне популярлаштыру юнәлешендә башкарыла торган эш кысаларында үткәрелде.

Киләсе 2015 нче елга исә, завод продукция чыгаруны 10-15 процентка арттырып, елына 110 лап берәмлек техника җитештерергә ниятли. Вадим Лигай заводта продукция җитештерү күләмнәренең ел саен якынча 10-15 процентка артуын билгеләп узды. Быел исә завод 100 ләп вертолет җитештерәчәк.

Пресс-турның максаты заводның техник яктан яңартылышы белән таныштырудан да гыйбарәт булды.

Әйтергә кирәк, Казан вертолет заводы, складлар хуҗалыгы һәм матди-техник тәэминатны модернизацияләүнең беренче этабы кысаларында,  заманча 14 склад модульләреннән торган комплексны файдалануга тапшырды. Бүген журналистлар складларның берничәсендә булып, алардагы эш тәртибе белән танышты.

Модульләр мәйданы 225 кв.м тәшкил итә, аларга гомуми мәйданы 500 кв. м булган 5 келәт детальләре сыйдырылган.

Складларда йөреп чыккач, журналистлар вертолетларны буяу цехында булды. Аннары ММЧ вәкилләре предприятие башлыгы Вадим Лигай катнашындагы матбугат конференциясендә үзләре биргән сорауларга җаваплар ишетте. Генераль директор шулай ук кадрлар белән тәэминат вәзгыяте турында да сөйләде.

 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100