Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2017 елның Казан Сабан туе батыры билгеле булды
Батыр тәкә һәм машина белән бүләкләнде.
(Казан, 15 июль, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов) Бүген Казанның Мирный бистәсе Каенлыгында татар милли бәйрәме - Сабан туе узды. Сабан туеның абсолют батыр исемен Вахитов районы өчен көрәшүче Лениз Абдуллин яулады.
Казан Сабан туеның батыры "Татар-информ" хәбәрчесенә үз хис-кичерешләрен сөйләп китте. Шулай ук ул яшь көрәшчеләргә дә киңәшләрен әйтте.
"Мин әле аңлап бетерә алмыйм, әмма җиңүемне беләм. Бу җиңүгә озак еллар буе бардым. Миңа булышкан, минем өчен җан аткан барлык кешеләргә дә рәхмәт әйтәсем килә", - диде ул.
"Мин 2002 елдан бирле республика ярышларында, Сабан туйларында катнашып киләм. Казан Сабан туен беренче тапкыр алам. Ярышларда мин Вахитов районы өчен көрәшәм. Чыгышым белән Кама Тамагыннан", - диде батыр.
Абдуллин яшь көрәшчеләргә дә үзенең киңәшләрен әйтеп китте.
"Яшьләр спорт залларына күбрәк йөрсеннәр. Күбрәк көрәш белән шөгыльләнергә кирәк. Мин үзем дә җиңәрмен дип уйламаган идем, әмма шөгыльләнгәч барсы да була", - диде Лениз Абдуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз