news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2017 елның июненә "Платон" тарифлары ике тапкыр артырга мөмкин

РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович шундый тәкъдим белән чыккан.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведевка "Платон" тарифларын арттыру турындагы тәкъдимне юллаган. Ул кабул ителгән очракта бәяләр февраль аенда бер километры 1,53тән 2,6 сумга һәм июнь аенда 3,06 сумга кадәр кыйммәтләнәчәк. Бу хакта ике федераль түрәгә сылтама белән "Веомости" яза. Шул рәвешле, авырлыклары 12 тоннадан арткан йөк машиналары өчен юл йөрү бәясе ике тапкыр үсәргә мөмкин.

Чыганаклар сүзләренчә, ташламалы тарифны гамәлдән чыгарганнан соң инфляциягә индексация яңартыла ала.

Хөкүмәт тарифларны арттыру карарын әлегә кабул итмәде, әмма Дәүләт Думасында икенче укылышка кадәр аны раслап өлгерергә тели, дип тә өстәгән түрә.

"Платон" системасы узган елның ноябрендә эшли башлаган иде. Башта тарифны километры 3,73 сум дәрәҗәсендә билгеләргә ниятләнсә дә, ерак юлларга йөрүче машина хуҗалары күпләп протест белдерү сәбәпле, ул 1,53 сумга кадәр киметелде. 1 марттан ул 3,06 сумга кадәр күтәрелергә тиеш иде, әмма Министрлар Кабинеты ташламалы тарифны саклап калды.

 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot