news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елның җәендә Уфа-Казан-Уфа юнәлешендә туристик поезд йөри башлаячак

Проект Татарстан белән Башкортстан арасында туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешү имзалану кысаларында тәкъдим ителгән.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). 2017 елның җәендә Уфа-Казан-Уфа юнәлешендә туристик поезд йөри башлый. Шул хактагы килешү 20 сентябрьдә Мәскәүнең "Ял-2016" күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты, Башкортстан Республикасы Эшмәкәрлек һәм туризм дәүләт колмитеты, шулай ук «РЖД-тур» ҖЧҖ тарафыннан имзаланган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова хәбәр итте.

"Проект безнең республикаларның туристлык мөмкинлекләрен этәрү һәм поездларда да төрле турлар булдыру кысаларында Татарстан белән Башкортстан арасындагы хезмәттәшлек килешүен тормышка ашыру максаты белән тәкъдим ителә.

Хәзер бу проектны Казан белән Уфа арасында язгы үзара туристлык поезды хәрәкәтен оештыру өлешендә тормышка ашыру буенча фикер алышалар. Мөгаен, язын поезд бер көнлек сәяхәт өчен булыр - кичен кешеләр поездга утыра, төнлә баралар, иртән килеп җитәләр, Казан яки Уфаның истәлекле урыннарында булалар һәм кич кире кайталар", - дип белдерде Екатерина Барабанова.

Аның сүзләренчә, әгәр туристлар арасында ихтыяҗ була икән, көзге каникулларда ике көнлек тур булдырылачак. Хәзер ике шәһәр вәкилләре бу проектны чынга ашыру мөмкинлелкәре һәм турпакет бәясе буенча сөйләшүләр алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100