Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2017 елның беренче яртысына матбугатка яздыру кампаниясендә Татарстан лидерлар рәтендә
Татарстан Республикасында 1 мең кешегә 265 язылу туры килә.
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Басма продукцияне таратучылар ассоциациясе 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән басмаларны һәм Россия почтасының төбәк филиалларын бүләкләгән. Лидерлар исемлегенә Татарстан Республикасы да кергән. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасында 1 мең кешегә 265 язылу туры килә. Шушы күрсәткече белән ул Башкортстан Республикасын, Алтай Республикасын, Чувашия Республикасын, Брянск өлкәсен, Тыва, Республикасын, Кострома өлкәсен узып киткән. Шулай ук лидерлар исемлегенә Курск өлкәсе, Төньяк Осетия (Алания) Республикасы һәм Чечен Республикасы да кергән.
Яздыру кампаниясенең быелгы лидерлары тираж артуның формаль күрсәткечләре буенча түгел, ә төбәкнең һәрбер мең кешесенә язылу тиражларының күпме булуына карап билгеләнгән.
2016 елның икенче яртысына яздыру кампаниясе нәтиҗәләре белән чагыштырганда, 2017 елның беренче яртысына язылу тиражларының гомуми күләме бераз кимегән. Ул 1,1 процент тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз