news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу 2016 ел дәрәҗәсендә диярлек - А.Кузьмин

"Татмедиа" басмаларының гомуми тиражы 257 мең 719 данәне тәшкил итә.

2017 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу 2016 ел дәрәҗәсендә диярлек - А.Кузьмин
Султан Исхаков

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2017 елның 1 яртыеллыгына "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте басмаларына язылу буенча гомуми тираж ("Татарстан почтасы" + альтернатив подписка) 257 мең 719 данә тәшкил итә. Бу 2016 елның беренче яртыеллыгына карата 93,2 процент. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин белдерде.

"2016 ел икътисади яктан авыр булгач, без нәтиҗә начаррак булыр дип уйлаган идек, шулай да алдагы елгы күрсәткечне саклап кала алдык дияргә була", - ди Андрей Кузьмин. Аның әйтүенчә, район һәм шәһәр газеталарына язылу күләме - 174 мең 459 данә. Республика газеталарына язылу тиражы 33 мең 786 данә. Журналларга язылу- 49 мең 474 данә.

Язылу кампаниясе лидерлары арасында - "Нижнекамское время" (үсеш - 19,4 процент), "Әлмәт таңнары" (үсеш - 8,5 процент), "Высокогорские вести" (үсеш - 6,4 процент), республика газеталары - "Мәдәни җомга" (үсеш - 3,2 процент), "Шәһри Казан" (үсеш - 2,9 процент), "Сувар" (үсеш - 2,7 процент). Журналларга килгәндә, "Безнең мирас", "Сәхнә", "Сабантуй" журналлары үсешкә ирешкән. "Казан медицина журналы" тиражы 2016 елның 1 яртыеллыгы дәрәҗәсендә калган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100