news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елның беренче торгларында рубль бәясе доллар һәм еврога карата арта

Нефть котировкаларында да үсеш күзәтелә.

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”). 2017 елның беренче торгларында рубль бәясенең доллар һәм еврога карата артуы күзәтелггән. Доллар - 61,04 сумга, ә евро курсы 63,96 сумга төшкән. Мәскәү биржасына сылтама ясап, бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Нефть котировкаларында да үсеш күзәтелә. Brent нефтенә февраль фьючерслары баррель өчен 57,1 долларга, ә WTI нефте фьючерслары баррель өчен 54,02 долларга арткан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100