news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елның беренче хәйрия балалар чыршы бәйрәме 19 декабрьдә узачак

“Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештыра торган хәйрия чыршы бәйрәме инде традициягә әйләнде.

2017 елның беренче хәйрия балалар чыршы бәйрәме 19 декабрьдә узачак
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ", Алия Җамалиева). Быел беренче хәйрия балалар чыршы бәйрәме 19 декабрьдә “Әкият” курчак театрында узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хатын-кыз депутатлар муниципаль берләшмәләре эшенә йомгак ясау матбугат конференциясендә җиткерде.

Хәйрия балалар чыршы бәйрәмен уздыру инде традицион бәйрәм чарасына әверелде, дип билгеләп үтте ул. “Нәкъ менә депутатлар Татарстанда балалар өчен уза торган Яңа ел хәйрия бәйрәм чараларын ачып җибәрә”, - диде ул.

“Яңа ел бәйрәме кунаклары булып, быел аз керемле гаиләләрдән 250 сәләтле бала киләчәк”, - дип хәбәр итте "Татар-информ"га Татьяна Ларионова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100