Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2017 елның 1 июленнән Россиядә минималь хезмәт хакы арта
Ул 7,8 мең сум тәшкил итәчәк.
(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ"). 2017 елның 1 июленнән Россиядә минималь хезмәт хакы 4 процентка - 7,8 мең сумга кадәр артачак. Дәүләт Думасы шул хактагы закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итте, дип хәбәр итә "Новости" РМА.
2016 елның 1 июленнән минималь хезмәт хакы күләме аена 6204 сумнан 7,5 мең сумга кадәр күтәрелгән иде.
2017 елда минималь хезмәт хакы арту 930 мең хезмәткәргә кагылачак, аларның 70,4 проценты - дәүләт һәм муниципаль учреждение хезмәткәрләре.
Әлеге закон проектын тормышка ашыру өчен 6,74 млрд сум акча таләп ителәчәк, шул исәптән 2,27 млрд сум - федераль бюджеттан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз