Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2017 елның 1 гыйнвареннан түрәләрнең пенсия яше арттырыла башлый
Ир-атларның пенсия яше 65, хатын-кызларныкы 63 яшькә кадәр озайтылачак.
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 2017елның 1 гыйнвареннан үз көченә кергән закон нигезендә түрәләрнең пенсия яше арттырыла башлый. Ул ир-атлар өчен 65 яшькә җиткәнче һәр елны алты айга арта барачак. Хатын-кызлар өчен 63 яшь каралган.
Закон шулай ук дәүләт гражданлык хезмәтенең минималь стажын әкренләп арттыруны карый. Канун тиешле еллар хезмәт иткән өчен, 15тән 20 елга кадәр, күләмен ачыклап пенсия билгеләүгә хокук бирә.
Дәүләт Думасы әлеге законны 11 майда өченче укылышта кабул итте, 18 майда Федерация Советы закон проектын хуплады. Владимир Путин законга 2016 елның 23 маенда кул куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз