Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2017 елгы “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләренә кастинг башлана
Бәйгедә җиңгән кыз халыкара “Татар кызы - 2017” бәйгесендә Төмән өлкәсен тәкъдим итәчәк.
(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). Төмәндә унынчы тапкыр “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” төбәк бәйгесе узачак. 18-28 яшькәчә татар кызларын һәм татар егетләрен үзләрен күрсәтү, әлеге үзенчәлекле бәйгенең тарихында үз эзләрен калдыру өчен кастингка чакыралар. Бу хакта Төмән өлкәсе татар конгрессы иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.
2017 елда бәйгене оештыра башлаганга ун ел тула. Биредә 18 яшьтән алып, 28 яшькәчә яшьләр катнаша ала. Конкурс нәтиҗәләре 2017 елның 7 апрелендә Төмәннең “Нефтяник” мәдәният сараенда ясалачак. Финал тамашасында танылган артистлар, татар эстрадасы йолдызлары катнашачак, җиңүчеләргә күптөрле бүләкләр биреләчәк. “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” титулларына лаек булганнар акча сертификаты алачак. Җиңү яулаган кыз халыкара “Татар кызы - 2017” бәйгесендә Төмән өлкәсен тәкъдим итәчәк.
“Себер йолдызы” һәм “Татар егете” төбәк бәйгесенә кастинг 25-26 февральдә Төмәннең Татар мәдәнияте үзәгендә узачак. Тулырак мәгълүматны www. tyumen-ctk.ru сайтыннан алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз