news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
2017 елгы Чирмешән гүзәле ачыкланды
Бәйгенең шартлары буенча кызларның чибәрлеге генә түгел, сәләтләре исәпкә алынды.
Скопировать ссылку
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Республика көнендә Чирмешәндә «Чирмешән гүзәле-2017» бәйгесенең финалы узды. Анда барлыгы сигез кыз ярышты. Алар – 38 дәгъвачы арасыннан сайлап алынган җиңүчеләр, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа» сайты.
Бәйгенең шартлары буенча кызларның чибәрлеге генә түгел, башка сәләтләре – тапкырлык, музыка коралларында уйнау, вокал мөмкинлекләре, ашарга әзерли белү кебек факторлар исәпкә алынды.
Жюри әгъзалары бертавыштан Алсу Зиннурованы җиңүче дип тапты. Ул Казан (Идел буе) федераль университетында журналист белгечлеген үзләштерү белән беррәттән, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында да эшли.
Алсу Чаллыда туган, хәзерге вакытта Нурлатта яши. Матурлык бәйгесендә ул Утыз Имән авыл җирлегеннән катнашты, Алсу анда әбисе янында еш кунак була икән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot