news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“2017 елга язылу бүләк ит» акциясенә "Россия студентлары миссы – 2016” да кушылды

Акциядә шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров та катнашты.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Бүген “Россия студентлары миссы – 2016” бәйсендә финалга чыккан Диләрә Ялалтынова “ Татмедиа»нең «#2017 елга язылу бүләк ит» акциясендә катнашты. «Нәзакәтлелек миссы” Лениногорск шәһәре балалар йортын «Салават купере» журналына яздырды.

Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясенең икенче курс студентына, шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров кушылды.

Рөстәм Гарифуллин Чаллы шәһәре картлар йортын - “Сөембикә” журналына, Элькин Искәндәров «Татарстан» журналына яздырды.

Мәгълүм булганча, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Яңа елга туганнарыңа яки социаль оешмаларга бүләккә газета-журналлар яздыру акциясе дәвам итә.

Акция барган вакытта Татарстанның күп кенә танылган шәхесләре катнашты, алар арасында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстанның Баш суд приставы Радик Ильясов катнашты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot