news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елга Татарстан бюджетының керем өлеше федераль акчалар хисабына тулылана

Республика бюджетының тулаем кереме 178,07 млрд сум күләмендә фаразлана.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2017 елга Татарстан бюджетының керемнәре 11 млрд 283 млн сумга арта. Шуларның 10,1 млрд сумы яки 89 проценты – федераль казна акчалары. Бу хакта бүген ТР финанс министры Радик Гайзатуллин ТР Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты утырышында хәбәр итте.

Ул депутатларга ТР Министрлар Кабинетының «2017 елга һәм 2018 һәм 2019 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектындагы төзәтмәләрне тәкъдим итте.

Искә төшерик, 2017 елга Татарстан бюджеты табышының гомуми күләме 178,07 млрд сум, чыгымнар – 185,6 млрд сум күләмендә фаразлана. Республика бюджеты дефициты 7,6 млрд сум булыр дип көтелә.

3 ноябрьдә закон проектын беренче укылыштан кабул иткәннән соң ТР Министлар Кабинетыннан – 357, КПРФ әгъзасы Хафиз Миргалимовтан – 6, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы Рафаэль Юнусовтан – 1  төзәтмә кергән. Комитет утырышында депутатлар үз төзәтмәләрен каралудан алдылар.

«ТР Министлар Кабинеты керткән иң күп төзәтмәләре федераль беджеттан бюджетара трансфертлар белән бәйле. Федераль бюджеттан 2017 елга – 10,3 млрд сум, 2018 елга – 9,3 млрд сум, 2019 елга – 8,9 млрд сум күләмендә өстәмә бюджетара трансфертларга кагылышлы 138 төзәтмә күрсәтелгән», – дип билгеләп үтте Радик Гайзатуллин.

Министр сүзләренчә, 2017 елда «Моношәһәрләр үсеше фонды» коммерцияле булмаган оешмасыннан кире кайтарылмый торган 630,2 млн сум акчалар керүе көтелә.

«Башка бюджетара трансфертлар Зөя шәһәрчегендә һәм борынгы Болгарда проектлар комплексын төгәлләү өчен биреләчәк: 2017 һәм 2018 елларда бу максатларга федераль бюджеттан 400 млн сум акча керү каралган», – дип белдерде министр.

Ул депутатлар игътибарын РФ Салым кодексындагы алкоголь һәм нефть продуктларына акцизлар бүленеше пропорциясенә кагылышлы үзгәрешләр булуына юнәлдерде. “Әлеге ике үзгәреш бюджетның керем өлешен 1 млрд 253 млн сумга арттырырга мөмкинлек бирде”, – дип билгеләп үтте Радик Гайзатуллин.

Депутатлар ТР Дәүләт Советы утырышларында икенче, өченче укылышта закон проектын карау һәм кабул итүне хупладылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100