Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
2017 елга Россия үзенең орбиталь станциясен булдырырга мөмкин
Орбитага Россия орбиталь станциясен чыгару 2050 елга кадәр пилотлар белән идарә ителүче космонавтиканы үстерү проектларының иң мөһиме санала
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). 2017 елдан башлап Россия үзенең югары киңлекле орбиталь станциясен төзи башларга мөмкин, аның проекты Федераль космос агентлыгы фәнни оешмалары тарафыннан эшләнгән, дип яза "Коммерсанть".
Шул ук вакытта, ММЧ хәбәр иткәнчә, Халыкара космик станциянең (ХКС) Россия сегментыннан баш тартырга туры киләчәк, әмма программаның башка катнашучылары алдындагы 2020 елга кадәрге бурычлар үтәләчәк. Элегрәк ХКС өчен каралган модульләрнең кайберләрен яңа станция составына кертү ниятләнә.
Орбитага Россия югары киңлекле орбиталь станциясен чыгару 2050 елга кадәр пилотлар белән идарә ителүче космонавтиканы үстерү проектларының иң мөһиме санала, дип белдерә "Коммерсантъ" Машина төзү үзәк фәнни-тикшеренү институты (тармакның баш фәнни предприятиесе) җитәкчелегенә якын чыганакка сылтама белән.
Россия станциясен 2017-2019 еллар эчендә төзү ниятләнә. "Баштагы конфигурация күп максатлы лаборатор һәм узел модуле, "ОКА-Т" космик аппараты базасында формалашачак. Станциядән файдалануны «Союз-МС» һәм «Прогресс-МС» кораблары тәэмин итәчәк, ә 2020-2024 елларда ай программасында файдаланучы энергетик һәм трасформацияләнүче модульләрне эшләтә башларга да мөмкин", - дип яза газета.
Әлегә бу проектның бәясе мәгълүм түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз