news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда “Зәкят” хәйрия фонды 57 авыру балага ярдәм иткән

2016 елда 39 балага ярдәм ителгән.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Узган 2017 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды сәламәтлеге буенча хәле авыр булган 57 авыру балага хәйрия ярдәме күрсәтте. Савыгу, терелү, дәвалану, сәламәтлеген яхшырту өчен балаларның диненә һәм милләтенә карамастан Фондның шәхси башлангычы белән игелекле кешеләр ярдәм кулларын сузды. Күп балалар ДЦП белән интегә. Шунысын әйтергә кирәк, 2016 елда 39 балага ярдәм ителгән иде, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.

Күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм итү – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Аның кысаларында 2017 елда тулы бер башлангычлар тормышка ашырылган. Мисал өчен, Белем көнендә күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга уку кирәк-яраклары салынган сиксәннән артык портфель тапшырылган. Моннан тыш, бушлай кием-салым һәм аяк киеме бирү урынында 1300 кеше киенде һәм 3000 мохтаҗ кеше фонд тарафыннан махсус оештырылган хәйрия ашларында булган. Мохтаҗларны кием-салым һәм азык-төлек белән тәэмин итүнең иң актив вакыты Корбан бәйрәме, Ураза бәйрәме вакытына һәм Рамазан аена туры килгән. Меңләгән кеше, унлаган социаль учреждение һәм мөселман уку йортларына 10 000 корбан ите таратылган һәм 400 гаилә азык-төлек пакетлары алган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100