Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2017 елда ялган “больничный” кәгазе бирүнең 39 очрагы ачыкланган
“Яңа төр электрон белешмә тутыруда мондый җитешсезлекләр булмас”, - ди социаль иминиятләштерү фонды вәкиле.
(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Узган ел хезмәткә вакытлыча яраксызлык турындагы белешмәне ялган рәвештә алуның 39 очрагы ачыкланган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР буенча социаль иминиятләштерү фондының хезмәткә вакытлыча яраксызлык, йөклелек һәм бала табу очракларын иминиятләштерү бүлеге башлыгы Аида Волкова хәбәр итте.
“2017 елда 39 ялган “больничный” кәгазе бирү очрагы ачыкланды. Алар хокук саклау органнарына тапшырылып, җинаять эшләре кузгатылды. Хезмәткә вакытлыча яраксызлыкның электрон белешмәсен тутыруда мондый җитешсезлекләр булмас. Бүгенге көнгә бирелгән 3500 электрон “больничный” белешмәсе арасында ялганнары очрамады, – диде Аида Волкова.
Социаль иминиятләштерү фондының бүлек башлыгы яңа төр “больничный” ялган документлар ясарга юл куймас, дип ышандыра.
“Электрон “больничный” пациентның хастаханәгә үзе килеп мөрәҗәгать итүе, табиб тикшерүе һәм экспертиза ясалганнан соң гына ачыла. Сәламәтләнгәч тә, “больничный”ны табиб пациентның хәлен тикшергәннән соң гына яба ала. Яңа төр документ алганда, пациентка имза куярга кирәкми, бары тик персональ мәгълүматны эшкәртүгә ризалык кына бирәсе”, – ди Аида Волкова.
Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 1 июленнән Россиядә “больничный” белешмәсен электрон формада бирә башладылар. Бүген республиканың 30 клиника һәм хастаханәсе эшкә вакытлыча яраксызлык турындагы белешмәне электрон рәвештә бирә. Нигездә, болар - шәхси медицина оешмалары. Дәүләт медицина учреждениеләре яңа форма белән эшләүгә 1 апрельдән керешәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз