news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда уртача хезмәт хакы 32 мең сумнан артык булды

Татарстан хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, 2016 ел белән чагыштырганда хезмәт хакы 6,3 процентка үскән.

2017 елда уртача хезмәт хакы 32 мең сумнан артык булды
president.tatarstan.ru

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). 2017 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда уртача хезмәт хакы 32 мең сумнан артык бәяләнүе көтелә. Татарстанда минималь хезмәт хакы турында килешүне имзалаганда бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җиткерде.

Татарстан хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, предприятие һәм оешмаларда узган елның 11 ае буенча уртача хезмәт хакы, кече эшмәкәрлекне дә кертеп, 31 мең 600 сум тәшкил иткән. 2016 елның шушы чоры белән чагыштырганда ул 6,3 процентка үскән.

Идел буе округы төбәкләре арасында уртача хезмәт хакы буенча тотрыклы рәвештә икенче урында барабыз, дип билгеләп үтте Песошин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100